“Классная работа!” республикакүләм конкурсына журналист хезмәтләрен кабул итү дәвам итә
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән «Классная работа!» дип аталган республикабызда мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырткан журналист хезмәтләре конкурсы дәвам итә. Конкурс Татарстанда мәгариф һәм фән системасының яңартылу процесслары хакында мәгълүмати-аңлатмалы хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата позитив мөнәсәбәт булдыруга һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә торган иң яхшы журналистик иҗат үрнәкләрен барлау һәм аларны популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Конкурста катнашыр өчен Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм фотокорреспондентлар чакырыла. Конкурста катнашу өчен төп шарт – Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән үсеше юнәлешләрен объектив яктырту, конкурс материалларына булган таләпләрне үтәү.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар 2014 елның 1 гыйнварыннан 28 ноябренә кадәр бастырылган яки эфирга чыгарылган булырга тиеш.
Конкурста катнашыр өчен гаризаларны түбәндәге адреслар буенча электрон формада җибәрергә кирәк: alsu.muhametova@tatar.ru яисә ilmira.ahunova@tatar.ru