belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Сыйныф бүлмәсен бизәү. Чыршы уенчыклары (кар бөртекләре) ясау (Технология. 1 сыйныф)

Сыйныф бүлмәсен бизәү. Чыршы уенчыклары (кар бөртекләре) ясау (Технология. 1 сыйныф)

21 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Сыйныф бүлмәсен бизәү. Чыршы уенчыклары (кар бөртекләре) ясау (Технология. 1 сыйныф)
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Биектау районы Ташлы Кавал башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучысы Шәрифуллина Фирдәвес Рәшит кызы

Укытучы: Иртә белән бүген безгә телеграмма килде. Кемнән дип уйлыйсыз?

Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре.
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре?

Балалар: Ул Кыш бабай, Кыш бабай, һәркемгә таныш бабай.

У: Дөрес балалар. Хәзер телеграмманы укыйм:

ТЕЛЕГРАММА: Игътибар! Балалар, декабрь аенда минем остаханә эшли башлый. Сезнең өчен “Иң матур яңа ел уенчыгы” дигән конкурс игълан итәм. Конкурста катнашучыларның эшенә түбәндәге таләпләр куела: җиренә җиткереп башкару; матур һәм оригинал эш! Сезгә уңышлар телим. Тиздән күрешербез! Сәлам белән сезнең Кыш бабагыз!

У: Балалар сезнең дә бу конкурста катнашасыгыз киләме?

Б: Килә!

У: Алайса, без сезнең белән бүген яңа елга багышланган әйбер ясарбыз. Аның нәрсә икәнен белү өчен сезгә менә бу табышмакның җавабын белергә кирәк

«Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була».

Б: Кар бөртеге.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Сыйныф бүлмәсен бизәү. Чыршы уенчыклары (кар бөртекләре) ясау (Технология. 1 сыйныф)831.49 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Хезмәт
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 21.10.2014 - 19:52): http://belem.ru/node/5595