Казан педагогларын фикерләү сәләтен үстерергә өйрәтәләр
Казанның биш мәктәп, гимназия һәм лицей педагоглары “Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления” программасы буенча ике атналык тренинглар үтте. Әлеге программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Educare International Consultancy” Сингапур компаниясенең уртак проекты кысаларында оештырылган укуларның икенче этабы булып тора.
Тренинглар Яңа Савин районының 146-нчы номерлы мәктәбе, Совет районының 72-нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 78-нче номерлы мәктәбе, Киров районының 4-нче номерлы гимназия-интернаты һәм Мәскәү районының 4-нче номерлы лицей-интернаты педагоглары өчен уздырылды. Әлеге прогарамма буенча Казанның 2 меңнән артык укытучысы укулар узарга тиеш. Казанның 3 меңнән артык укытучы һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре узган елгы “Преобразование обучения для XXI века” программа буенча тренингларда катнашачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.