Роберт Миңнуллин – күпкырлы талант иясе
Мин бүген безнең балалар әдәбияты зур, аның тарихы зур, аның зур язучылары, шагыйрьләре бар дип, күкрәк кагарга җыенмыйм. Бары тик берничә факт кына китерергә уйлыйм. Балалар әдәбиятына битараф мөнәсәбәт, иң элек, балалар тәнкыйтенең булмавыннан. Әгәр дә андый тәнкыйтьчеләребез булса, алар балалар әдәбияты турында шәп мәкаләләр язсалар, кайсы әсәрләрне балалар әдәбиятына кертергә мөмкин икәнлекне күрсәтеп бирсәләр, безнең балалар әдәбиятыбыз бүген тагын да зуррак, саллырак булып күренер иде. Ә без, ни өчендер, балалар әдәбияты турында җае чыкканда да дәшмәскә тырышабыз, булган кадәр байлыгыбызны да төрле якка чәчеп, таратып бетерәбез.
Кайда соң ул, нинди соң ул балалар дөньясы? Бик күп алар: балалар бакчалары, мәктәпләр – үзләре бер дөнья. Футбол, хоккей командалары – үзләренә бер дөнья. Тагын бик күп дөньялар... Мин белгән тагын бер кызыклы балалар дөньясы бар. Ул да булса, Роберт Миңнуллинның балалар шигърияте.
Балалар дөньясы дигәннән, безнең балалар поэзиясе күпме генә алга китмәсен, чын балалар дөньясын күп очракта әле һаман бер читтә калдыра килә. Кайсыбер шагыйрьләрдә ул, иң күп дигәндә, аерым бер баланың дөньясы гына булып кала. Бер баланың дөньясы да бик күп, әлбәттә. Әмма кайбер шагыйрьләр шул бер дөньяга да үтеп керә алмыйча интегәләр. Балалар дөньясыннан башка гына балалар шигыре язу – ул инде балаларны яратмау, хөрмәт итмәү белән бер. Ә фантазиягә, уен-көлкегә, хәрәкәткә бай балалар дөньсы гаҗәп күпкырлы: бер-берсенә һич тә охшамаган, бер-берсен бер генә дә кабатламаган малайларның-кызларның уй-хыяллары, шөгыльләре санап бетергесез. Балалар дөньясында бәйрәмнәр дә, шатлыклар да, борчылулар да – барысы да җитәрлек. Р.Миңнуллин менә ничә еллар инде әнә шул бәйрәмнәр, шатлыклар һәм борчылулар белән бергә яши.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Роберт Миңнуллин – күпкырлы талант иясе | 1.79 MB |