Бөекбританиядә гаять кыйммәт хәзинә табылган
Күптән түгел Бөекбританиянең Девон графлыгында ил тарихында беренче мәртәбә тарихи һәм зур кыйммәткә ия булган хәзинә - безнең эраның III-IV гасырына караган 22 мең данә рим монеталары табылган. Бу турыда Бөекбритания музее хәбәр итә.
Әлеге хәзинәне гади металл детекторы ярдәмендә Лоуренс Эгертон (Laurence Egerton) исемле хәзинә эзләргә ярата торган төзүче тапкан. Узган елның ноябрь аенда ул артык тирән булмаган урында зур булмаган ике тәңкә тапкан була. Күптән түгел ул тагын әлеге кырга әйләнеп кайта һәм хәзинәне тирәнрәк эзләп карарга була. Тәңкәләр яшерелгән җиргә кадәр казып төшкәч, ул моны шунда ук дәүләт белгечләренә хәбәр итә һәм алар килеп җиткәнче хәзинә яткан урынны саклый.
"Безнең тарихыбыз турында мәгълүматны дөрес казып алу һәм теркәү мөһим" - дип белдерә Лоуренс Эгертон. Девон графлыгы советы археологы Билл Хорнер (Bill Horner) бу хәзинәнең чыннан да ил тарихы өчен мөһим икәнен тиз аңлап ала һәм тәңкәләрне археологик казылмаларны казып алу тәртибен саклап җыеп алалар. "Тәңкәләр бик яхшы сакланган" - ди археолог.
Бөекбритания музеенда тәңкәләрне тиешенчә чистарталар һәм каталогта теркиләр.
Әлегә хәзинәнең төгәл бәясе ачыкланмаган. Кайбер белгечләр әйтүенә караганда ул 100 мең фунт (6,4 миллион сум) чамасы булырга мөмкин.