Сау бул, балалар бакчасы! (балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий)
2 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Балтач районы Карадуган авылы балалар бакчасының II кв. категорияле тәрбиячесе Галимова Эльмира Гаптельшакуровна
Бакча белән хушлашабыз –
7 яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз быел көзгә.
Безне анда мәктәп көтә,
Безне көтә парталар.
Түземсезлек белән көтә,
Укытучы апалар.
Әйе, безне мәктәп көтә,
Кыңгыраулы зур мәктәп.
Ә бу юлга безне сез бит
Чыгардыгыз җитәкләп.
Җитте хушлашу сәгате,
Кала нурлы бакчабыз,
Безгә монда рәхәт булды
Сезнең белән, апагыз.
Чыганак:
Ресурс төре:
Предметлар: