“Киләчәккә билет” иншалар конкурсы үткәрелә
30 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрә.
Иҗади ярыш 4 номинациядә уздырыла: төрле эшче һөнәрләр һәм инженерлар турында “Хезмәт кешесе”, бер яки берничә һөнәри-техник белем бирү учреждениесе һәм аларда үзләштереп булган һөнәрләр турында “Кадрлар чыныктыру урыны”, сайлаган һөнәрең турында “Минем булачак һөнәрем”, шигъри формада (рифламар гына түгел, теманы ачу да исәпкә алына) “Киләчәгем – үземнең кулларда”.
Гомумән, эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырыла торган конкурсның беренче (сайлап алу) этабы шәһәр һәм районнардагы мәшгульлек үзәкләрендә булып, сайлап алынганнары республика турында катнаша.