Сентябрь аенда ресурсларны кабул итү төгәлләнеп килә
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңа уку елының иң беренче ае - сентябрь аенда ресурсларны кабул итү төгәлләнеп тә килә. Бүген-иртәгә бу айның соңгы ресурслары кабул ителәчәк. Аннары, 1 октябрь көнне, аларны кулланучыларыбыз "хөкеменә" тәкъдим итәчәкбез. Ике атна дәвамында әлеге ресурслар белән танышып чыгарга һәм алар арасыннан үзегезгә охшаган ресурсларны "Айның иң яхшы ресурсы" исеменә тәкъдим итәргә кирәк булачак. Тавыш бирүдә никадәр күп кеше катнашса, нәтиҗәләр шулкадәр төгәл булыр, дип ышанабыз.
Тавыш бирүне оештыруның максаты - күп санлы кулланучыларыбызны файдалы белем бирү ресурслары белән таныштыру, порталга кабул ителә торган ресурсларның сыйфатын арттыру, сыйфатлы ресурс булдырган укытучының яисә укучының хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләү.
Игътибар! Кабул ителгән барлык хезмәтләр редактор тикшерүе уза. Шуңа күрә дә, айның соңгы көнендә соңгы сәгатьләрдә юлланган ресурслар киләсе айда гына бәйге-акциядә катнаша алачак.
Эшегездә уңышлар теләп калабыз, нәкъ менә сез язган фәнни хезмәтләр кулланучылар игътибарына лаек булыр, дип ышанып калабыз.