Казан мәктәпләренә ИТ-сыйныфлар кертү буенча фикер алыштылар
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ИТ-сыйныфлар кертелгән мәктәп укытучылары һәм мәктәп администрациясе белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә “ТР Мәгълүмат техноологияләре” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, ТР Мәгариф һәм фән министры вәкиле Марина Алексеева, Иннополис Университеты ректорының вузга кадәр белем бирү буенча урынбасары Сергей Масягин, “Байтик” компьютер лагере директоры Лариса Бикмуллина катнашты.
Татарстан Республикасында яңа уку елыннан 34 ИТ-сыйныф эшли башлады. 34 мәктәп заманча җиһазланачак.
ИТ – сыйныфта атнага 8 сәгать каралган, 4 информатика һәм тагын 4 дәрес сайлау буенча ИТ курсларларга багышланачак.
Киңәшмәдә “ТР Мәгълүмат технологияләре” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул Ит-сыйныфларда куелган бурычлар һәм максатлар турында сөйләде, мәктәп вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Иннополис Университеты ректорының вузга кадәр белем бирү буенча урынбасары Сергей Масягин киңәшмәдә катнашучыларга “Робототехника” юнәлешендә планлаштырылган эшне тәкъдим итте. Киңәшмә ахырында 34 мәктәпнең роботехникасы булмаган 22 се җиһазлар комплекты алды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.