Америкалылар ясаган зонд Марс орбитасына чыкты
2013 нче елның ноябрь аенда старт алган Maven дип исемләнгән зонд моннан ике көн элек Марс планетасы атмосферасына кергән һәм хәзерге вакытта аның эллиптик орбитасы буенча хәрәкәт итә. Әлеге зонд 10 ай эчендә 711 миллион километр юл узды, дип хәбәр итә НАСА (АКШның аэронавтика һәм космосны өйрәнү буенча милли идарәсе).
Зондның максаты - Марс планетасы атмосферасының өске катламнарын, планетаның Кояш һәм кояш җиле (Кояш таҗыннан килгән ионлашкан кисәкчекләр агынтысы) белән үзара тәэсир итешүен өйрәнү.
"Зондның әлеге миссиясен тормышка ашыру буенча 600 меңгә якын кеше эшләгән һәм эшләвен дәвам итә" - дип белдерә миссиянең җитәкчесе Брюс Джакоси (Bruce Jakosky). Maven зонды юллаган мәгълүматны кешеләр әле беренчесен беләчәк, мондый миссия моңарчы башкарылмаган. Американың Марс орбитасында хәрәкәт итә торган Mars 2001 Odissey һәм Mars Reconnaissance Orbiter космик аппаратлары планетаның башка характеристикаларын өйрәнәләр.