Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан законсыз акча җыю очраклары кими бара
Казан хокук саклау үзәге мәгълүматларына караганда Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан законсыз акча җыю очраклары кими бара. 9-19 сентябрь көннәрне Казан хокук саклау үзәге ата-аналардан мөрәҗәгатьләр кабул иткән. Ун көн эчендә барлыгы 81 шикаять кабул ителгән. Әлеге "кара исемлек"тә 38 мәктәп һәм гимназия, 27 балалар бакчасы һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Бу - узган еллар белән чагыштырганда күпкә ким сан. Хәзер әлеге шикаятьләр белән Татарстан Республикасы Прокуратурасы танышып чыгачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәсьәләне үзе дә нык күзәтүдә тота. Бу максаттан министрлыкның "ышаныч телефоны" эшләп килә, министрлыкның рәсми сайты мәгълүматларына караганда, әлеге телефонга иртәнге 9.00 дән кичке 18.00 кадәр чылтыратырга була. Шуңадырмы, мәгариф системасында республикабызда мондый начар күренешләр кими бара.