Татарстан укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат үтәргә җыена
16 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Агымдагы елның 20-30 сентябрь көннәрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында имтихан тапшырмаган яки мәҗбүри предметлардан канәгатьләнерлек булмаган берничә билге алган, яисә өстәмә срокларда әлеге предметларның берсеннән тагын канәгатьләнмәслек билге алган укучылар төп гомуми белем программалары буенча кабат сынау тота.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 20 сентябрьне — рус теленнән, 27 сентябрьне математикадан имтихан тапшыру көннәре итеп билгеләгән. 30 сентябрь исә — резерв көн, бу көнне рус теле яки математикадан сынау тотарга була.