Россия вузларына керү өчен БДИ-2015 буенча иң түбән баллар билгеләнде
9 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Яңа уку елы башында Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов югары уку йортларына керү өчен бөтен фәннәрдән БДИ-2015 буенча иң түбән баллны билгеләү турында карар имзалады.
Документ бакалавриат программалары һәм төрле фән белгечлеге буенча укырга керү өчен иң түбән БДИ балларын билгели.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, фәннәрдән минимум түбәндәге балларны җыярга кирәк булачак:
- җәмгыять белеме – 42 балл,
- информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл,
- география – 37 балл,
- рус теле, физика, химия, биология – 36 балл,
- рус әдәбияты, тарих - 32 балл,
- математика – 27 балл,
- чит ил телләре (инглиз, француз, немец, испан телләре) – 22 балл.