Проблемалы укыту
Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. Укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.
Гади мисал китереп үтик. 5 нче сыйныфта санаучылары бер үк булган вакланмаларны чагыштыру темасын өйрәнгәндә укучыларга һәм вакланмаларын чагыштырырга тәкъдим итәм. Төптән уйлаган тырыш укучы дөрес җавап биреп аңлатып та күрсәтергә мөмкин. Ләкин берничә ел эшләвемнән күренгәнчә укучыларның күбесе зур дип уйлый. Бу очракта аларга хаталарын үзләренә төзәттерү өчен практик мисал китерү уңай йогынты ясый. “Бертигез зурлыктагы 2 тортның берсен 5 тигез кисәккә икенчесен 10 тигез кисәккә бүлделәр һәм сиңа зуррак 1 кисәк алырга рөхсәт бирделәр. Син кайсыннан сайлыйсың?”. Йомшаграк укучы да бу ситуацияне дөрес хәл итә, “10 га бүленгәненнән,”- дип җавап бирә. Шуннан соң барысы да аңлашылгач укучылар кагыйдәне уйлап әйтәләр. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Проблемалы укыту | 20.95 KB |