“Борынгы Казан хәзинәләре” программасы кысаларында балалар Казан белән таныша
Кичә Казанга “Борынгы Казан хәзинәләре” программасы кысаларында Татарстан башкаласы тарихы һәм мәдәнияте белән танышу өчен тагын бер укучылар төркеме килде. 97 яшь турист Россиянең биш төбәгеннән: Кострома, Ульян, Свердловск, Воронеж өлкәләреннән һәм Пермь краеннан килгән. Балалар Универсиада авылында урнашты.
Алар Казан Кремле архитектурасы белән танышты, ТР Милли музеенда булды, шәһәр буенча күзәтү экскурсиясендә йөрде. Кич белән укучылар Бауман урамында йөреп, милли ризыклар белән сыйланып, Казанның кичке пейзажын күрде.
Укучылар Казанга РФ Мәдәният министрлыгы икенче ел гамәлгә ашыручы мәдәни-танып белү маршрутлары программасы буенча килде. Әлеге программа буенча Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән 960 укучы килер дип көтелә.