Бүген заманы да үзгәрә, мәгариф тә, аны язучы журналист та...
Каләм тотып - лицейга...
Нәрсә ул мәгариф? Уку-укыту төшенчәсенә генә әйләндерелеп калдырылган бу тармак әллә никадәр мәсьәләне үз эченә ала бит. Мәгълүм ки, соңгы елларда «Мәгариф» илкүләм проекты кертелүгә бәйле, халыкта җәмгыятебезнең бу өлкәсенә игътибары, кызыксынуы артты. Моңа әлеге темага язучы журналистларның тырышлыгы да тәэсир итми калмагандыр. Чөнки нәкъ менә әлеге һөнәр ияләре дәүләт органнары, мәгариф учреждениеләреннән чыккан мәгълүматны профессор-мөгаллимнәр составына, халыкка җиткерә. Әлеге мәгълүматның нинди күләмдә, нинди каналлар аша һәм нинди тизлек белән барып ирешүе ММЧның төренә бәйле. 13 августта мәгариф темасын яктыртучылар — радио-телевидениедә, басма һәм электрон газета, мәгълүмати агентлыкларда, мәгариф темасына махсуслашкан басмаларда эшләүче журналистлар барысы да Казанның 159 лицеена, август киңәшмәсе кысаларында махсус секция утырышына җыелды.
Секция утырышы да “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгарифне яңарту: белем бирү системасының ачыклыгын тәэмин итүдә журналистиканың роле” дип атала иде. Программа буенча кунакларны - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан мәгариф идарәсе, башкаланың югары уку йортлары, мәктәпләре вәкилләрен, журналистларны социаль-юридик профиль буенча белем бирүче 159 нчы лицей тормышы белән танышу, “Мәгарифне яңарту: аралашуның яңа медиаформаларын эзләү”, “Вуз һәм мәктәп матбугат чараларының көнүзәк мәсьәләләре” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашу көтә иде.
Лицей нинди кагыйдәләргә таяна?
Ник нәкъ менә 159 нчы лицей сайлап алынган соң? Әлеге уку йорты барлык мәгариф идарәләре, учреждениеләре, ММЧ белән актив аралашып кына калмый, үзендә төрле чаралар оештырып, биредә укучыларның моңа шактый сәләтле булуын да күрсәтә белә. Мәгариф темасын яктыртучы каләм ияләрен дә киләчәктә хокук саклау органнарында эшләргә җыенучылар ачык йөз белән каршы алды. Укучылар лицей тормышын да үзенчәлекле рәвештә тәкъдим итә алды. Бу лицей узган ел Арча районының Лесхоз авылы мәктәбе белән Татарстанны күп еллар дәвамында ирешә алмаган биеклеккә күтәргән иде: алар “Россиянең иң яхшы мәктәбе – 2007” бәйгесендә беренчелекне яулады.
159 нчы лицей директоры Сәвия Заһидуллина секция утырышы кунакларын сәламләп, мәгарифнең бүген укырга, хатасыз язарга өйрәтү, фәннәр нигезенә төшендерү генә түгел, ә заманның үзгәрүенә бәйле, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучысын үзлектән карар кылырга, белем тупларга, дөньяга карашын үстерергә өйрәтү дә икәнен дәлилләде.
“Күп кенә белем бирү учреждениеләрендә үз тормышынның менеджеры булырга өйрәтүче фәнннәр барлыкка килде. Мәктәпләр дә шуңа бәйле шактый үзгәреш кичерде, алар хәзер мәгариф-инновацияле үзәк буларак эш итә. Ә мәктәпнең уңышка ирешүе, көндәшлеккә сәләтле булуы, иң беренче чиратта, укытучыга бәйле. Шуңа укытучы да вакытка, урынга яраклашырга, һәрвакыт эзләнүдә булырга, төрле яңалыкларга психологик әзер тотырга тиеш”, - дип билгеләп узды Сәвия Заһидуллина.
Ул социаль-юридик юнәлешле лицейда иҗади ателье эшләүнең укучыларның төрле өлкәдә зур уңышларга ирешергә ярдәм иткәнен әйтте. Ательега машина йөртү кагыйдәләрен өйрәтүче мәктәп, инглиз телен үзләштерү мәктәбе, информатика классы керә. Шунысы да кызык, укучыларны биредә Казанда беренчеләрдән булып машина йөртергә өйрәтә башлаганнар.
Мәгариф темасын яктыртучы журналист нәрсә белергә тиеш?
159 лицейда Россия журналистлары берлеге әгъзасы, КДУның журналистика һәм социология факультетының электрон матбугат чаралары кафедрасы укытучысы, Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе директоры Зөфәр Закиров рәислегендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында, башлыча, мәгариф өлкәсендәге һәр структураның үзара хезмәттәшлеге, мөнәсәбәтләр коруы хакында фикер алыштылар. Биредә барысы да бертавыштан иҗтимагый-сәяси матбугатта мәгарифкә аерым бер урын бирелүен билгеләде. Ул сәясәт, мәдәният темалары белән беррәттән иң укыла торган темаларның берсе санала. Интернет-газетларда укучылар санын хисаплап баручы счетчиклар, социлогик үзәкләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә әнә шундый нәтиҗә чыгарылган. Чөнки илдә халыкның зур өлеше уку-укыту, тәрбия бирү, фән белән шөгыльләнә, чит илдәгеләр дә Россияне дә укымышлылар, китап яратучылар иле буларак белә.
Әңгәмәдә катнашкан “Учительская газета” хәбәрчесе Ольга Максимович сүзләре буенча, алар мәгариф өлкәсен яктыруга махсуслашкан газета буларак, бар яңалыкларны мөгаллимнәргә түкми-чәчми тапшыралар. Моннан тыш хәзер газетаның Интернет версиясе дә эшли, биредә белем бирү казанында кайнаган һәркем үзен борчыган тема буенча интерактив рәвештә фикер алыша, сорауларына җавап таба, киңәш ала икән. “Иң кайнар” яңалыклардан артта калмас өчен әлеге басма Россиянең һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, Мәгариф буенча федераль агентлык, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт һәм башка идарә, ведомстволар белән тыгыз элемтәдә тора.
“Хәзер Интернет-матбугатка өстенлек бирсәләр дә, без ни өчен һаман газетабызның басма версиясен саклап киләбез? Мәктәпләргә йөреп укытучылар белән аралашу шуны күрсәтте: белем йортлары “Мәгариф” илкүләм проекты буенча компьютерлар белән җиһазландырылып, Интернет челтәренә тоташтырылса да, укытучылар информатика нигезләренә өйрәтелсә дә, бу мөгаллимнәребезнең бөтендөнья челтәрендә җиңел генә эшли башлавына нигез булмады. Шуңа әлегә кадәр соңгы яңалыкларны газетадан укуны уңайларак табучы укытучылар бар”, - дип аңлатты Ольга Максимович.
Утырышта журналистлар мәгълүмат җыю серләре белән дә бүлеште. Бүген бер каләм әһеленең дә министрлык җибәргән, матбугат очрашуында алынган мәгълүмат белән генә канәгатьләнмәгәнен беләбез. Аннан соң, матбугат очрашуларында, брифингларда коры фактлар, саннар гына китерелә, хисап бирелә. Шуңа аларны нигез итеп алып, проблеманы җәелдерү, мәктәпләргә чыгып, педагоглар белән аралашу, теге яки бу мәсьәлә буенча комментарий алу – журналистлар яратып кулланган ысулларының берсе.
Моннан тыш, каләм ияләре сүзләренә караганда, һәрбер тармакта, учреждениеләрдә “үз кешең”, танышың булу да таманга туры килә – мәгълүматны кызу чагында бирү мөмкинлеге туа. Шулай, журналистларның мәгълүмат туплау ысуллары да, мәгариф өлкәсе кебек үк үсеш-үзгәреш кичерә.
Чыганак: www.intertat.ru