Яңартылган Белем.ру порталына рәхим итегез!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Сезне яңартылган Белем.ру порталында күрергә без бик шатбыз!
Яңартылган Белем.ру порталы киң катлам кулланучылар өчен үзгәртеп ясалды, яңа мөмкинлекләр өстәлде һәм киләчәктә әле тагын да яңарак мөмкинлекләр өстәү өчен платформа булдырылды.
Әлбәттә, порталның төп эшләү юнәлеше - татар телендә белем бирүче укытучыларның эшен уңайлату, аларны белем бирү ресурслары белән тәэмин итү, укытучыларның хезмәтен башкаларга таныту, квалификацион тәҗрибәләрен күтәрергә ярдәм итү, татар телендә белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эш алып бару. Моңа карамастан, портал ата-аналар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен файдалы һәм кызыклы булыр дип өметләнеп калабыз. "Белем.ру" порталында көн саен үзеңә охшаган ресурс табып укырга, дөнья яңалыкларын укып барырга мөмкин булачак.
Сезне порталның төп сәхифәләре белән танышырга чакырабыз:
- Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар (Татарстан, Россия, чит ил, "Булмас димә" рубрикалары белән);
- Электрон мәгариф ресурслары каталогы (рубрикатор белән);
- Заказлар һәм ресурслар кабул итү бүлмәсе;
- "Белем.ру" ҖЧҖ оештырган бәйгеләр;
- Видеоальбом;
- Аудиоальбом;
- Веб-сайтлар каталогы;
- Профессиональ-тематик фикер алышу форумы;
- Истәлекле даталар календаре;
- Сорау-җавап (FAQ).