Лаешта прокуратура мәктәпләр һәм балалар бакчаларын тикшерәчәк
Уку йортларын ата-аналардан акча җыю, акчаларны максатчан файдаланмау өлкәсендә тикшерәчәкләр. "Прокуратура органнарына килгән гражданнар мөрәҗәгатенә анализ ясау һәм тикшерү нәтиҗәләре, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар практикасы булуны күрсәтә, – дип белдерде Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Артем Стебо.
– Без бу шикаятьләрне контрольгә алдык, чөнки тема барыбызны борчый". Белем бирү учреждениеләренең кайбер җитәкчеләре иганә ярдәме, үзләре теләп булышу рәвешендә, ә бу чынбарлыкта мәҗбүри, ата-аналар һәм укучылардан акча җыялар. Ремонт, сак, төрле хуҗалык мәсьәләләре, уку әдәбияты һәм башка иҗтыяҗлар “үзфинанслау“ исәбенә эшләнергә тиеш түгел. Бу гражданнарның һәр кешегә бушлай белем бирү хокукын бозу булып тора, дип хәбәр итә “Кама ягы” газетасы.