Урыссу балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты
5 Aug, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
«Дәрестән соң мәктәп” программасы буенча балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты. Әлеге суммага алынган җиһаз техник иҗатны үстерүгә – авиа-, автомодельләштерү буенча берләшмәләр (түгәрәкләр) ачуга, робот техникасына һәм техник конструкторлаштыруга юнәлтеләчәк. Шул ук программа буенча, төп фәнни-техник иҗат мәйданчыкларын булдыру максатында, Ютазы урта мәктәбенә республика бюджетыннан робот техникасы сатып алуга 498 мең 738 сум күләмендә акча бүленде, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.