Түбән Камада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә
Түбән Камада “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясе дәвам итә. Быел ул июль башында ук башланды, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Бу проект ярдәмендә йөзләгән бала мәктәпкә барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителеп керә. Түбән Камада 500 гә якын баланы мәктәпкә әзерләү ата-аналарның көченнән килми.
“Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныф укучыларына уку-язу кирәк-яраклары тапшырыла. Бу акциядә предприятиеләр, битараф булмаган гражданнар катнаша”, - дип сөйләде «Веста» гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Светлана Бакиева.
Күп кенә балаларга ярдәм күрсәтелде инде. Беренче сыйныфка баручы 40 укучыга уку-язу кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Бу акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. 8 (8555) 42-63-63 телефоны яки Тукай ур., 18 йорт адресы буенча мәгълүмат алып була.