Арча кызы бокс буенча Европа чемпионы булды
31 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Татарстанның “Динамо” клубы вәкиле – 17 яшьлек Гөлүсә Галиева яшьләр арасында бокс буенча Европа чемпионы титулын яулады. Ярыш 21-28 июль көннәрендә Италиянең Ассизи шәһәрендә узды.
“Анда Европаның 26 иленнән 350 спортчы катнашты. Гөлүсә 48 кг үлчәү категориясендә чыгыш ясады һәм иң югары нәтиҗәгә иреште. Икенче урынга – Польша, өченчегә – Германия һәм Ирландия вәкилләре лаек булды”, – дип хәбәр итәләр “Динамо” клубының матбугат хезмәтеннән.
Кичә Гөлүсә тренеры һәм әтисе Марат Галиев белән туган шәһәре Арчага кайткан. Марат Галиев – Татарстанда хатын-кызлар боксының баш тренеры, АИБА халыкара категория иясе.