Укучы һәм студентлар музейга бушлай йөри
31 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
29 июльдән башлап, һәр айның соңгы сишәмбесендә студентлар һәм мәктәп укучылары Казан Кремленең музейлары һәм күргәзмә залларына бушлай йөри ала.
Аларга Татарстанның табигый тарихы, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге һәм Ислам мәдәнияте музейлары, “Эрмитаж-Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмә залына бару тәкъдим ителә.