Татарстанда беренче сыйныфка баручы барлык балаларга “Мәдәни көндәлек” тапшырылачак
Быел Татарстанда беренче сыйныфка укырга керүче барлык балалар ике көндәлеккә ия булачак – аларның берсе уку фәннәре буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” булачак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта билгеле булды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, Мәдәният елы кысаларында, Белем көнендә “Мәдәни көндәлек” бүләк сыйфатында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлаячак һәммә балага тапшырыла. “Бу өр-яңа акция, без аны беренча тапкыр үткәрәбез”, - дип белдерде ул.
Татьяна Ларионова билгеләп узганча, уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак. “Минемчә, бу проект беренче сыйныф укучыларының да, аларның ата-аналарының күңеленә дә хуш киләчәк. Мәдәният елында бу нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип уйлыйм”, - дип фикерен җиткерде ТР Президенты ярдәмчесе.