Алсу Мөхәммәтовага ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеме бирелде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтовага (Мухаметова Алсу Дависовна) ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеме бирелде. Бу хактагы указ кичә “Ватаным Татарстан” газетасында дөнья күрде.
Алсу Мөхәммәтова Казан дәүләт университетының филология факультутын тәмамлаган. Татарстан Журналистлар берлеге һәм Россия Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы. Укытучылар елын яктырту буенча бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. Төрле елларда “Зеленый Дол” телеканалы алып баручысы, “Казань” ТРК баш мөхәррире, “ТНВ” – “Яңа гасыр” ТРК алып баручысы, мөхәррире, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының ММЧ һәм нәшрият эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
Искәртеп үтәбез: “Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дәүләт бүләге 2012 елның 28 маенда гамәлгә куелган. Бу исем матбугат, массакүләм коммуникацияләр оешмалары, шул исәптә нәшриятлар, полиграфия предприятиеләренең, матбугат хезмәтләренең югары квалификацияле хезмәткәрләренә матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәтләре һәм бу өлкәдә бу өлкәдә 10 ел эшләүчеләргә бирелә.