1-6 августта Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак
1-6 августта Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла. Анда катнашу өчен, Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, 30лап чит илдән барлыгы 600 тирәсе татар егетләре һәм кызлары килүе көтелә. Алар барысы да Универсиада авылына урнаштырыла.
Гомумән алганда, тел, дин, мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләр (элеккегесендә тарих та бар иде, татар брендын таныту калку итеп чыгарылды) көн кадагына куела. Пленар утырыш, аннары “Татар теле һәм Интернет”, “Рух”, “Бизнеста яшьләр” темаларына секцияләрдә сөйләшү-фикерләшү оештырыла. Кичке чараларда “Печән базары”, “Уку паркы”, “Мин татарча сөйләшәм!” кебек проектлар төбәкләрдә уздыру өчен үрнәк рәвешендә тәкъдим ителә, кичке уеннар була. Яшьләр форумына Австралиядән җырчы Зөлфия Камалованың килүе көтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган шулар хакындагы әңгәмәдә VI форум үзенчәлекләренә бәйле мәсьәләдә беркадщр ачыклык кертелгән, ни өчен делегатлар саны киметелүе нигезләнгән.
Искәртеп үтәбез: V форум (ә ул 2 елга бер уздырыла) Россия һәм чит 24 илдән җәмгысе 800ләп татар яшьләре вәкилләрен җыйган иде. Яңа буын милләттәшләребезнең 100ләп оешмасын берләштергән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Тәбриз Яруллин сайланды һәм Руслан Айсинны алыштырды.