Эчке эшләр министрлыгы укучыларны киендерәчәк
Аксубайда республика Эчке эшләр министры урынбасары полковник Дамир Динниулов гражданнарны кабул итте.
Аксубайның 2 нче мәктәбе “Хәзерге җәмгыятькә җиңел җайлашучы шәхес тәрбияләү максатларыннан, профиль алды һәм профильле укытуны тормышка ашыру” программасы буенча эшли, биредә полиция сыйныфы бар.
“Укучылар бердәй форма кия, әмма барлык ата-аналарның да аны алырга мөмкинлеге юк. Профильле сыйныфларда белем алучыларның күбесе аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән. Безгә ярдәм итүегезне үтенәбе”, – дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры.
Министр урынбасары китель, шеврон һәм баш киеме буенча үзенең тәкъдимнәрен әйтте, милиция сыйныфында белем алучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга 1 сентябрьгә чаклы форма белән ярдәм итү өчен, тиешле хисапларны сорады, дип яза Аксубай җирле басмасы.