БДИ нәтиҗәләре буенча Түбән Кама укучылары ТР да иң яхшылар дип танылды
17 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Түбән Кама укучылары Татарстан Республикасында иң яхшылар дип танылды, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.
Түбән Кама укучылары 11 фәннең 9 ы буенча имтиханнарны яхшы биргән. Булачак абитуриентлар рус һәм инглиз телләре, химия, физика һ.б. буенча югары балл җыйган. Түбән Камада информатика һәм рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләре түбән.