1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурсның II этабын игълан ителде
10 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурсның II этабын игълан итә.
Анда тиешле иҗат берлекләре әгъзалары булып торучы сынчылар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала. II этапта катнашу өчен 8 июльдән 28 июльгә кадәр гарызнамә бирергә кирәк. Гарызнамәләр Казанның Пушкин урамындагы 66/33 йортта 402, 407кабинетларында кабул ителә.