Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат
Танылган милләттәшебез Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Төркиядәге вәкиле Синан Отрав 4 июльдә вафат булды. Ул һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән даими элемтәдә торды, дип хәбәр итте конгресс сайты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Синан Отрав гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу хаты җибәрелде. Анда исә түбәндәге юллар бар: “Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, Төркиядә яшәгән милләттәшебез Синан әфәнде Отравның вафаты уңаеннан, Сезнең барчагызның тирән кайгысын уртаклаша, мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын дигән теләктә кала. Без Синан әфәндене Төркия һәм Татарстан җөмһүриятләре арасында дуслык күперен салучыларның берсе, мәдәни һәм икътисадый бәйләнешләрне әйдәп баручы шәхес буларак белә идек. Иншалла, аның игелекле эшләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дигән ышанычта калабыз”.