Иң аз хезмәт хакын кемнәр ала?
Шушы көннәрдә Казан мэриясендә Казанның икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов катнашында эшлекле киңәшмә узды.
Статистик мәгълүматларга күз салыйк: 2008 елның беренче ярты еллыгында Казан оешмаларында уртача хезмәт хакы 15670 сумны тәшкил итә. Ел ахырына исә бу сан тагын үсәргә тиеш икән: 16918 сумга кадәр. «Иң аз хезмәт хакы мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә — 9957 сум. Быелның алты ае эчендә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең уртача эш хакы 66,1 процент, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренеке — 73,3 процент булды», - дип хәбәр итте Азат Шәрәпов.
«Муниципаль сәясәтнең мәгариф өлкәсендәге иң мөһим бурычы — яхшы, төпле урта белем бирүне тәэмин итү. «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру мәгарифне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрде», - диде ул.
Агымдагы елның гыйнвар аеннан 15 балалар бакчасы автономияле оешма статусын алган. Быел тагын 15 балалар бакчасы, 9 мәктәп, 3 лицей-интернат һәм 1 өстәмә белем бирү оешмасы автономия статусын алуы планлаштырыла. Азат Шәрәпов сүзләренә караганда, оешмаларның автономия статусын алуы хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырырга тиеш.
Фикерләр
Кунак
13 Август, 2008 - 17:22
Permalink
Авыл
Авыл җирлегендәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырып карагыз, аннары уйлашырга сүз булыр, азмы бу яки күпме?