Казанда “Мәдәни күчеш” җәйге урам фестивале узачак
10 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
18 июльдә Казанда “Мәдәни күчеш” җәйге урам фестивале башланачак. Бүген чараның программасы турында оештыручылар Казан мэры Илсур Метшин белән фикер алышты.
Фестиваль дүрт атна дәвамында җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узар дип планлаштырыла. 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатька кадәр Татарстан халкын һәм кунакларны Кабан күле ярында артистлар, музыкантлар чыгышы, урам спектакльләре, кино күрсәтү һәм мастер-класслар көтә.
Фестивальнең инициаторлары – “Казан яшьләре” иҗади берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Юдин, Камал театры директоры Илфир Якупов һәм “Мураками” төркеме солисты Диләрә Ваһапова.