Иске Имәндә Марсель Гарипов белән очрашу үтте
8 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Узган атнада Иске Имән авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле язучы, публицист Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) белән очрашу үтте. Ул авыл тарихы белән кызыксынды, үзенең иҗади эшчәнлеге һәм китаплары белән таныштырды, китапханәгә китап бүләк итте, авылның иң өлкән кешесе – Мәйсәрә Шакирова белән очрашты.