belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

4 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Азнакай
Чыганак: 

http://tat.tatar-inform.ru

Азнакай районында нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә – “Җиләк бәйрәме”, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы.

Бу шимбәдә, 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар конкурсы белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар сәгать иртәнге 7дә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичке 5тә исә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ярминкәсе көтә һәм конкурска йомгак ясала.

Биредә шулай ук җиләктән әзерләнгән камыр ашлары, кайнатмалар, үзең үстергән бакча җиләге белән дә катнашырга мөмкин.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 25.08.2014 - 14:28): http://belem.ru/node/5375