“Алтын каләм” оештыручылары нәрсәдән курыккан?
“Алтын каләм” XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. Алда язганыбызча, ул 17-21 июнь көннәрендә узды. Быелгы фестивальгә нәтиҗә ясарга оештыручылар гына түгел, ә гран-при алучылар да килде.
- Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтендә брендка ия булган проектлар арасында “Алтын каләм” фестивале дә бар. Яшь журналистларга булган игътибар – һәр җәмгыятьнең төп мәсьәләләренең берсе. Иҗтимагый фикер формалашуы, гомумән, дөньяви күзаллауны булдыру журналистлардан тора. Булачак кадрларны әзерләгәндә дә матбугат чаралары белән алып барыла торган эш – дәүләт яшьләр сәясәтенең бер өстенлеге, – диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.
“Алтын каләм” фестиваленең төп катнашучылары – мәктәп укучылары. Шулай булса да, алар хәзердән үк киләчәк профессияләренә адым ясый. Бу – чараның төп моменты булып тора.
Фестиваль өч этапта уздырыла. Башта катнашучылар эше районда иләк аша “уздырылып”, Казанга җибәрелә. Башкалада жюри кемнең төп этапка эләгү хокукына ия булуын сайлый. Быел Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 253 иҗади эш җибәрелгән. Жюри шуларның 121ен төп этапта катнашырга лаек, дип таба.
- Фестивальнең төп темасы “Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәте” булды. Без башта бу юнәлеш балаларга кызык булырмы, дип, бераз куркып та калдык. Ләкин шунысын төгә әйтә алам: дәүләт яшьләр сәясәтенә зур кызыксынучанлык күзәтелде. Дәүләт яшьләр сәясәтенең нәрсә икәнен балалар белә, республика яшьләренә нинди чаралар оештырылганлыгы турында да мәгълүматка ия, – дип белдерде фестивальнең кураторы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белгече Гөлшат Рөстәмова.
“Алтын каләм”дә 6 иҗади берләшмә эшләде: татар һәм рус матбугаты, телевидение, радио, фото, PR. Быел фестивальнең президенты да сайланылган. 15 номинациядә барлыгы 43 җиңүче ачыкланган.
Быелдан башлап, әлеге фестиваль “2014-2020 елларда Татарстандагы телләрне саклау һәм үстерү” дәүләт программасы чаралар планына кертелгән.
Оештыручылар әйтүенчә, бу – бик мөһим. Чөнки аларга моның өчен күп көч куярга туры килә. Бу фестивальнең алга таба үсешенә дә йогынты ясачак.
“Алтын каләм” региональ олимпиадалар исемлегенә дә кергән. Аның нәтиҗәләре буенча “Мәгариф” милли проекты кысаларында премия тапшырыла. Быел аның өчен өч гран-при иясе – Адилә Галимова (Азнакай районы), Валерия Белова (Яшел Үзән районы), Чулпан Фатыйхова (Казан) көч сынашачак.
Рус матбугаты берләшмәсендә гран-при алуга ирешкән Валерия Белова:
- “Алтын каләм” – республиканың танылган журналистлары алдында үзеңне күрсәтә алу. Эшләгәндә барысы да сиңа хезмәттәшеңә караган кебек карый. Алар үзләре дә моны бер генә тапкыр әйтмәде. Монда килүемнең төп максаты җиңү түгел иде. Минем, барлык журналистлар кебек үк, бернинди ялсыз, он-лайн режимда эшлисем килде, – дип хисләре белән уртаклашты.
Телевидение берләшмәсендә гран-при алган Чулпан Фатыйхова:
- “Алтын каләм”дә 8 ел катнашып киләм, шушы фестивальдә тәрбияләндем дисәм дә була. Кыска гына вакыт эчендә бик күп уңай эмоция, шактый тәҗрибә ала торган урын ул. Республика журналистикасының киләчәге формалаша торган җирдә булганыңны аңлыйсың.
Чулпан үзе “Яшь ТНВ”да эшләгәнгә күрә, күбрәк яшьләр темасына иҗат итә. Сюжетларында юмор тамчылары да чагылыш таба. Аның гаилә әгъзаларының барысы да мәдәният институтын тәмамлаганга күрә, танышлары Чулпанга да шул юнәлеш буенча барырга кыстыйлар икән. Тик кыз үзен бары журналист итеп күрә. Киләчәк һөнәрен сайлаганда, Чулпанга катгый таләпләр куймый өйдәгеләр. Нәрсә күңелеңә якын – шуны сайла, диләр икән. Булачак журналист әйтүенчә, һәрбер эшнең үзенең уңай һәм тискәре ягы бар. “Аның “минус” яклары бар, дип куркып калырга кирәкми. Һәрбер “минус”тан бишәр “плюс” табарга кирәк. Сиңа бу өлкәдә кызык булса, син аның тискәре якларын күрмәскә тиешсең”, – дип әйтте ул.
“Алтын каләм”нең киләсе юбилей сезоны нәрсә белән шаккаттырыр? Монысын бары бер елдан соң гына белербез.