«Jazz в усадьбе Сандецкого» фестиваленә билетлар сатыла башлаган
1 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бүген «Jazz в усадьбе Сандецкого» VIII Халыкара импровизацион музыка фестивале концертларына билетлар сатыла башлаган. фестиваль 10 нчы июльдә ачыла. Оpen air концертлары ике ай дәвамында – 28 нче августка кадәр һәр пәнҗешәмбе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында узачак.
«Jazz в усадьбе Сандецкого» фестивале программасында – 8 концерт. Форумда АКШ, Украина, Швейцария, Германия, Әрманстан, Мексика илләреннән һәм Россиядән 49 артист, шул исәптән Америка джаз җырчысы Магос Эррера, “Authentic Light Orchestra” Швейцария оркестры, пианист һәм вокалист Ваагн Айрапетян һ.б. катнаша, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәтендә.