“Казан Кремле” музей-тыюлыгында скульптура буенча “Мелодия камня” Халыкара симпозиумы оештырыла
27 Jun, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
29 июньнән 9нчы июльгә кадәр “Казан Кремле” музей-тыюлыгында скульптура буенча “Мелодия камня” Халыкара симпозиумы була. Чара “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” программасы кысаларында уза.
Симпозиумда Россия һәм чит ил вәкилләре катнаша. Шул рәвешле, Казан тагы бер кат үзенең Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын исбатлый. Бу чара шулай ук скульптураны сынлы сәнгатьнең бер төре буларак популярлаштыру, урбанизацияләнгән шәһәр мохитен милли чалымнары булган югары сәнгать әсәрләре белән бизәүне максат итеп куя, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.