Белем.ру оешмасы аттестат бланкларын тутырып бастыру өчен яңартылган программа модулен тәкъдим итәчәк!
2010-2011 нче елларда җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләре өчен "Выдача аттестатов" программа модулен әзерләгән иде. Ул елларда мәктәпләр программаның 1.1 һәм 1.2 версияләрен кулландылар, әлеге программа 2012-2013 нче елларда да күп мәктәпләр өчен алыштыргысыз ярдәмче булды.
Быел, аттестат бланкларына таләпләр үзгәрү белән (аларның үлчәмнәре һәм эчтәлеге үзгәрде), программаны үзгәртү ихтыяҗы туды. Хәзерге вакытта күп кенә районнар соравы буенча "Белем.ру" җәмгыяте мәктәпләр өчен программаның яңартылган версиясен ясау өстендә эш алып бара. Татарстанның теләсә кайсы районы яисә мәктәбе "Белем.ру" белән килешү төзеп әлеге программадан файдалана алачак. Бер мәктәп өчен бәя 750 сум булыр дип планлаштыра (башка программалар белән чагыштырганда бәясе күпкә түбән). Район белән килешү төзегән вакытта ташламалар каралган - бу очракта бер мәктәпкә исәп белән бәя 700 сумнан артмаячак.
Дүшәмбе (26 май) көннән башлап районнар һәм мәктәпләр белән килешү төзү өчен договорларны Белем.ру сайтыннан йөкләп алып булачак. Шул рәвешле, киләсе атнада килешү төзеп килергә һәм әзер программаны алып кайтып китергә мөмкин булыр, дип ышанып калабыз.
Фикерләр
Кунак
30 Май, 2014 - 10:13
Permalink
Аттестат бланкларын тутырып бастыру өчен программа модуле
Исәнмесез.
Килешү төзү өчен договорларны кайдан йөкләп алып була?
root
30 Май, 2014 - 13:04
Permalink
Бүген кич
Исәнмесез! Бу көннәрдә программаны ясап чыгу буенча бик актив эш алып барылды, договорларны бүген кич урнаштырабыз! Хәзерге вакытта программа Арча районының Кушлавыч авылында сынау үтә. Дүшәмбе көннән (2 июньнән) башлап, министрлыкка аттестат бланкларын алырга килгәндә безнең офиска кереп килешү төзеп программаны да алып кайтып китү мөмкин булачак!
Кунак
31 Май, 2014 - 08:01
Permalink
Аттестат 2014
Программаны алу буенча килешү документларын http://belem.ru/attestat2014
адресы буенча таба аласыз...
Ә программа беренчел сынап карауда (базалар белән эш, функциональлек, уңайлылык һ.б.) үзен бик яхшы яктан гына күрсәтте дип әйтә алабыз. Йөкләп алу өчен зур түгел, кызу эшли, гади генә әйткәндә эш барышында бар да аңлашыла торган, уңайлы итеп эшләнгән (Беренче версиясе белән чагыштырганда да өстенлекләре бик күп 2.0нең). Инде печатьләү модуле дә үзен яхшы яктан күрсәтсә программа төзүчеләргә афәрин диясе генә кала...
Хөрмәт белән: http://qushlawich.ru
root
2 Июнь, 2014 - 23:06
Permalink
Аттестатлар тутыру программасы тулысынча әзер!
Аттестатлар тутыру программасы тулысынча әзер!!!