Алабуга мәгариф оешмаларында ремонт бара
Алабуга шәһәре мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 1нче, 5нче һәм 8нче урта мәктәпләр, 4нче гимназия һәм элеккеге 1нче лицей, 12 нче һәм 18нче балалар бакчалары биналарында бүген ремонт бара.
Район бюджетыннан мәгариф оешмаларын төзекләндерү өчен 25 млн сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. “Татнефть» оешмасы үз карамагындагы 4нче мәктәп-гимназиягә 30 млн сум күчергән. Бүгенге көндә биредә берничә төзүчеләр бригадасы эшли. Тәрәзәләр, җылыту системасы, идәннәр – бар да алыштыруны көтә. Әйтик мәктәп идәнен махсус технологоияләр белән җылытачаклар. Әгәр дә уку елы башына ремонт эшләре тәмамланмый икән, укучылар вакытлыча 3нче мәктәптә барып укыячак.
8нче мәктәптә исә бассейнны төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Бассейн ярыкларын бетерү, вентиляциясен тәртипкә салу, су җылыту режимын урнашытру – бу эшләнәчәк эшләрнең бер өлеше генә. Бассейн балаларга 20 ел хезмәт итеп, әле беренче тапкыр гына ремонтка ябыла.
Шулай ук Алабуганың 5нче мәктәбендә дә түшәм алыштыру белән мәшгульләр. Шәһәрнең башка белем бирү оешмаларында ремонт эшләре тәмам. Класслар балаларны кабул итәргә әзер. Ләкин 12нче һәм 18нче балалар бакчасында капиталь ремонт әле башланачак кына икән.
“Татар–информ” материаллары кулланылды