“Соңгы кыңгырау” бәйрәме “Казан-Арена” стадионында була
19 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
23 май көнне үтәчәк бәйрәмдә Казаннан 5 меңнән артык укучы катнаша. Бу хакта бүгенге “Эәлекле дүшәмбедә” шәһәр мэриясенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин белдерде.
Шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильков белдергәнчә, тантана барышында 600 артык полиция, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, өстәмә 20 ЮХИДИ идарәсе экипажлары иминлекне тәэмин итәчәк. Бәйрәм алдыннан стадионны кинологлар тикшереп чыгачак.