Алабуга балалар бакчаларына планшетлар өләштеләр
19 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Алабуга районына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр. Бу – “Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе” программасы тормышка ашуның бер этабы.
Быел бу программа кысаларында райондагы балалар бакчалары ноутбуклар һәм проекцион техника алган иде инде, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” басмасы.