«Байтик» компьютер лагерында «Яшь программист» бәйгесе уза
Конкурсның максаты мәгълүмати технологияләр өлкәсендә сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү; укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштырудан гыйбарәт.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Белем бирүдә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ тарафыннан оештырылган бәйгедә республикабызның гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар катнаша. Быел конкурс биш номинациядә үткәрелде.
Жюри эшендә «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе вәкиле Фәрит Зәйниев тә катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары иж яхшы проектларны сайлап алды, аларның авторларын 16 май көнне бүләкләячәкләр.
Моннан тыш, жюри өстәмә рәвештә һәр номинациядән икешәр эш сайлап алды, аларның авторлары үз проектларын бүген ИТ-паркта яклаячак. 10 эш арасыннан иң яхшы дигәннәрен аерып алып, авторларына акчалата сертификатлар тапшыру күздә тотыла.
«Яшь программист» бәйгесе нәтиҗәләре буенча шулай ук 5 укучы сайлап алыначак, алар Россия Федерациясе Президентының 2014 елда талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән премиясенә дәгъва кылачак.