Интернет–педсоветка ашыгыгыз!
5 Aug, 2008 Сылу 0
Кичә Пензада үз эшен интернет–педсовет башлады. Бу үзенчәлекле формадагы чара мәгариф оешмалары хезмәткәрләре педагогик советы кысаларында уза. Аралашуның темасы – мәгарифнең сыйфаты проблемасы.
Педсовет ведомство сайтында форум, кайнар линия һәм консультацияләр, педагогларга сораштыру үткәрү рәвешендә узачак. Форумда аерым–аерым да, бөтен коллектив белән дә катнашып була. Шулай ук укучыларга белгечләрдән, идарә җитәкчеләреннән үзләрен борчыган сорауларны биреп җавап алу мөмкинлеге бирелгән.
Чыганак: www.5ballov.ru