Иртәгә “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләре исемнәре мәгълүм булачак
Иртәгә, 6 нчы май 17 сәгать 30 минутта, Идел буе Физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусы залында “Студент язы-2014” Республика студентлар иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта “ТР Студентлар лигасы” оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1000 гә якын тамашачы “Россия студент язы” фестивалендә Татарстан данын яклаячак 100 дән артык студент һәм коллектив җитәкчеләре исемнәрен ишетәчәк. Бөтенроссия фестивале Тольятти шәһәрендә 2014 нче елның 15 нче маеннан 19 нчы маена кадәр үтәчәк.
Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһановның, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулиманың, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтовның һәм башка кунакларның катнашуы көтелә.
Быел “Студент язы-2014” фестивалендә Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка шәһәрләренән 1500 дән артык студент катнашкан. Алар республиканың 21 вузыннан 300 иҗади коллективны тәкъдим итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru