Авыл мәктәпләренә автобуслар кайтарыла
5 Aug, 2008 Сылу 0
Тиздән Татарстан Репсубликасына 61 мәктәп автобусы кайтарылачак. Бу “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә кую кысаларында эшләнә. Аларның 25ен федераль бюджет, ә 63ен республика бюджеты хисабына алу планлаштырылган. Әлеге автобуслар авыл мәктәпләре өчен кайтартыла.
Димәк, республикабызның 1300дән артык укучысы мәктәпкә якын арада “ПАЗ” маркалы автобусларда йөриячәк. Автобуслар барлык таләпләргә туры килә: сертификация узган, махсус балалар йөртүче траспортка куелган ГОСТ таләпләрен үти.
Тагын бер яңалык: әлеге автобусларда спутник навигациясе системасы урнаштырганнар.
4 августта республика бюджеты хисабына алынган автобусларның бер өлешен көтәләр.