Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле була
Бүген, 30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә үтә. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр теләге булган һәркем катнаша алырга мөмкин иде. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиеш.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышты.
Белешмә: Татар теле һәм әдәбиятыннан I Халыкара олимпиада 2012/2013 уку елында үткәрелде. Заочный турда Россия Федерациясе субъектларыннан, чит илләрдән 1500, ә очный турда – 100 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.
Чыганак: http://tatarile.org