1нче сыйныфка укырга керүчеләр саны арткан
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров катнашында брифинг узды. Сүз яңа уку елына әзерлек турында барды.
Билгеле булганча, 1–25 август дәвамында республикабызда “Мәктәпкә җыенырга булыш” исемле махсус хәйрия акциясе уза. Чара Гаилә елы программасын тормышка ашыру һәм хәйрия белән шөгыльләнүчеләргә мәктәп балаларына спорт киемнәрен, букча һәм күп кенә башка мәктәп кирәк–яракларын сатып алырга булышу максатыннан үткәрелә. Быел акциянең Татарстанда инде икенче ел узуы.
Чараны оештыручылар арасында Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы бүлеге, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләре советы һ.б. бар.
Акция дәвамында аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләргә, куп балалы гаиләләргә шулай ук әти–әниләре инвалид яисә үзләре инвалид булган кызлар–малайларга мәктәпкә әзерләнергә булышачаклар.
Быелгы 2008–2008нче уку елында республикабызда 34448 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, былтыр бу сан кимрәк иде – 33551 бала. Шуларның 5978енә ярдәм күрсәтеләчәк. Былтыр исә 6805 укучы ярдәм ала. Агымдагы елда ярдәм алучылар арасында:
• аз керемле гаиләдән 4681 бала,
• 120 тәрбиягә алынган укучы,
• опекун карамагындагы 275 кыз һәм малай,
• күп балалы гаиләдән – 1089,
• 429 инвалид–бала,
• әти–әнисе инвалид булган 212 бала,
• гаиләдә проблемалары бар 459 укучы.
Әлеге акция 31 июнь көнне Түбән Кама шәһәрендә старт алды.
Балаларга бүләкләр, ярдәм бәйрәм атмосферасында тапшырылачак. Мисал өчен Бөгелмә районының “Чишмә” исемле Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү социаль үзәге 25 август көнне “Яхшы гамәлләргә чикләр юк” дигән чара уздыра. Биредә 267 булчак беренче сыйныф укучысы чакырылган.
Баулы районынынң М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында Балачак бәйрәме узачак. Биредә төрле уеннар, конкурслар оештырылачак, балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Шунлый ук 470 булачак беренче сыйныф укучылары катнашындагы гаилә бәйрәмнәрен Яр Чаллы шәһәре мәгариф оешмалары базасында үткәрү дә көтелә. Түбән Камада исә махсус “Бергә җылырак” исемле акция узачак.
Чистай районының Скарятинск паркында һәм Урыссуда исә балаларны әкият һәм мультфильм геройлары катнашындагы театральләштерелгән шоу көтә. Биредә дә 140 баланың күңелен күрәчәкләр.
Башкала балаларына “мәктәп букчасын” тапшыру тантанасы Шәһәр көне алдыннан ишек аларында булачак.
2007 елда әлеге акция нәтиҗәсендә барлыгы 7,5 млн. сум күләмендә акча җыелган. 168 оешма, 83 шәхси эшмәкәр һәм аерым затлар иганәче ярдәмен күрсәткән.