Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар
26 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты деутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.
Чыганак: http://matbugat.ru