Тиздән методистларның август киңәшмәсе старт ала
Җиденче августта Менделеевск муниципаль районында мәктәпкәчә мәгарифне алып баручы белгечләр һәм методистлар секциясе узачак. Әлеге чара ел да август аенда уза торган “Татарстан Республикасы Мәгариф системасында мәктәпкә баручыларның әзерлек сыйфатын үстерү” исемле киңәшмә кысаларында узачак.
Очрашу барышында олы яшьтәге бакча балаларын мәктәпкә әзерләүгә багышланган күп кенә теоретик һәм гамәли мәсьәләләр күтәреләчәк.
Укытучыларның Менделеевск шәһәренең өч мәктәпкәчә мәгариф оешмасына визит белән килүе планлаштырыла, бу – 7нче, 10нчы һәм 12нче балалар бакчалары. Биредә заман балаларын мәктәпкә әзерләүдә инновацияле технологияләр кулланыла икән.
Шулай ук, күптән вәгъдә иткәнчә, август киңәшмәсе дәвамында Россиякүләм Гаилә елына багышланган махсус фотокүргәзмә эшләячәк.
Шулай ук киңәшмәнең пленар өлешендә “Бары бергә – балалар бакчасы һәм гаилә” исемле республикакүләм фотоматериаллар күргәзмә–конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк.