Арчада ата-аналар җыелышы үзенчәлекле үтә
22 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Арчаның 1 нче мәктәбендә ата-аналарның гомуми җыелышын төрле белгечләр катнашында файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Район социаль яклау бүлегенең социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина белдергәнчәнчә, әле менә соңгысында җәйге каникуллар турында да сөйләшенде. Тәртип бозуларны булдырмау, җәйге чорда кичке сәгать 11гә кадәр урамда йөрергә рөхсәт ителүе хакында җентекләп аңлатылды. Психолог Гөлнур Сәмиева бала тәрбияләү өлкәсендә үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Ата-аналарга мәктәп тормышыннан видеофильм күрсәтелде, дип яза “Арча хәбәрләре” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru