27 апрельгә кадәр 50дән артык музейга бушка барырга мөмкин
22 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген Казанда “Музей язы-2014” акциясе башланды. Ул узган көннәрдә республиканың 50дән артык музеена бушка барырга мөмкин. Акция 27 апрельгә кадәр дәвам итә.
Бу көннәрдә музейларга килүчеләр күргәзмәләрне карап кына калмыйча, файдалы остаханәләрдә, кызыклы кешеләр белән очрашуларда да катнаша алачак. “Музей язы-2014” турында күбрәк мәгълүматны Татарстанның Милли музее һәм Мәдәният министрлыгы сайтларыннан алырга мөмкин.
Республикада бүгенгә барлыгы 129 музей эшли, аларга узган ел 3 млн.нан артык кеше килеп киткән.
Чыганак: http://vatantat.ru